— Бүздәк районында азык-төлек барысына да җитәрлек! — дип хәбәр итә Бүздәк районы башлыгы Азат Арсланов социаль челтәрдәге битендә.
Хәбәрен ул фотолар белән дә тулыландырган. Анда азык-төлек белән тулы булган кибет киштәләрен күрергә була.
Соңрак Азат Арсланов "Ә сез паникага бирелдегезме? Карабодай ярмасы сатып алдыгызмы?" дигән сорау теркәп куя. Сораштыру нәтиҗәләре: бары тик 5 процент кына "Әйе" дип җавап биргән, ә калганы "Вәзгыять контроль астында" дигән җавапны сайлаган.
Район башлыгының комментаторлары да паникага бирелмәгән, ә, киресенчә, Азат Арслановның хәбәрләрен юмор һәм ирония белән тулыландырган.
Алар арасында (авторларның грамматикасы һәм пунктуациясе сакланды):
"Халык бөтенләй акылдан язган. Азык-төлек белән дәваланалар мени алар???"
"Чирдән тугел, ачка үләбез дип куркалар, күрәсең..."
"Ник куйдыгыз? Хәзер башка районнардан килеп, азык-төлекне сатып алып бетерәчәкләр!"
Чынлап та, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдергәнчә, Башкортстанда әлегә вирус теркәлмәгән һәм паникага бирелергә сәбәп юк. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, Русия, ким дигәндә, ярты елга азык-төлек белән тәэмин ителгән.