Гаризалар 2020 елның 7 апреленә кадәр кабул ителә.
Агымдагы елның 19 мартында Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды республика Башлыгының Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелген икенче грант конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрә.
Конкурста Башкортстанның коммерциягә карамаган оешмалары, дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала. Бәйгедә шулай ук республикадан читтә башкорт телен саклап калуны һәм үстерүне күздә тоткан илнең башка төбәкләреннән проектлар да катнаша ала.
Русиядә һәм чит илләрдә Башкортстанның мәдәниятен һәм сәнгать казанышларын пропагандалау һәм алга этәрү; Башкортстанда дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен, шулай ук республикадан читтә башкорт телен саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга юнәлтелгән мәдәният, мәгариф һәм фәнни проектларны төзү һәм тормышка ашыру; Башкортстан халыклары телләрен, урыс телен һәм әдәбиятын, башкорт телен һәм әдәбиятын, телләрне укыту һәм өйрәнү методикаларын булдыру; республикадан читтә башкорт халкының мәдәни мирасын саклап калу, чит илләрдә башкорт диаспоралары эшчәнлегенә ярдәм итү, аларның милли-мәдәни үзенчәлеген саклау; халыкара, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, туган телләрне укыту һәм өйрәнү өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән үзара файдалы алмашу; Башкортстанда дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү — шушылар грантка бирелә торган проектларның тематикасы булып тора.
Грантларның икенче конкурсы проектларын финанслауның гомум суммасы 50 миллион сум тәшкил итә. Конкурска гаризалар электрон рәвештә grant.openrepublic.ru сайтының “Конкурслар” бүлегендә 2020 елның 7 апреленә кадәр кабул ителә.
Проектлар юнәлешләре һәм тематикасы, конкурста катнашучыларга карата таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында мәгълүматны grant.openrepublic.ru сайтының “Документлар” бүлегендә белергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: + 7( 347) 218-16-82.