Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикага коронавирус инфекциясе керүне һәм таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышында халык арасында хәвеф тудыручы ялган яңалыклар темасына аерым игътибар бирде.
“Башинформ” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов социаль челтәрләр һәм мессенджерлар ярдәмендә ялган мәгълүмат тарату ысуллары турында сөйләде, фейкньюс мисалларын китерде һәм Русиядә, башка илләрдә бу эшчәнлек өчен җәзага тарттыру кертелүен ассызыклады.
Ул билгеләгәнчә, бүген “инфодемия” дип аталучы яңа төшенчә актуаль. Бу – ялган яңалыкларны таратучылар яисә бу хәлдән файдаланучылар арасында ахмаклык эпидемиясе.
Ростислав Морзагулов киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнарны федераль һәм республика оператив штабыннан, шулай ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган рәсми мәгълүматка гына таянырга чакырды.
– Без паникага гына түгел, безнең илгә читтән дә, эчке яктан да янаучы мәкерле мәгълүмати һөҗүмгә дә каршы көрәш алып барабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Фейк мәгълүмат агымы хәзер ике вариантта алып барыла. Табигый рәвештәгесе – болар акылсыз, гайбәт таратучы кешеләр. Әмма ялган мәгълүматны аңлы, максатлы рәвештә тарату да бар. Аларның максаты аңлашыла: бу – хәлне тотрыксызландыру, ил, властька каршы һөҗүм. Безнең бурыч –паникага китерүче ялган яңалыкларны фаш итү, мәгълүмати мохитне уңай яңалыклар белән тулыландыру. Без хәвеф янауга ышанычлы һәм тыныч карыйбыз, әмма гомум алганда тормыш алга бара.