+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2020, 10:14

Дистәләрчә кешене йортсыз калдырган

Ә бит шәхси брендын тәкъдим иткәндә ул үзен "төзелеш компаниясе директоры" дип атаган...

Ә бит шәхси брендын тәкъдим иткәндә ул үзен "төзелеш компаниясе директоры" дип атаган...

Уфада яшәүче 40 яшьлек ир потенциаль клиентларга агач буралар китерү белән шөгыльләнүе турында реклама урнаштырып торган һәм дистәләрчә кешене ышандырган.

Тик чынлыкта барысы да башкача булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, шикләнелүче банк картасына төзелеш материаллары өчен акчаның бер өлешен алган, тик заказчылар йортлар төзү өчен комплектларны көтеп ала алмаган. Бераздан ир, үзе белән бөтен акчаларны алып, бөтенләй юкка чыккан.

Бераздан башка клиентлар белән ул башка компания җитәкчесе буларак килешү төзегән . Ул иптәшеннән биш мең сумга фирма сатып алган һәм үзен аны гамәлгә куючы булып күрсәткән.

2018 елда ир алданган клиентларның үзен эзләвен сизеп кала һәм хезмәтләрне башка исем астында тәкъдим итә. Хәзер ул төзелеш өчен материаллар алырга гына түгел, җирне рәсмиләштерергә дә "ярдәм итә" башлый.

Полициягә гаризалар белән төрле районнар һәм шәһәрләрдән мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзерге вакытта зыян күргән 13 кеше турында мәгълүм, ә зыян суммасы ике миллион сумнан артып киткән.

Әгәр сез дә алдакчы тозагына эләксәгез, кичекмәстән хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итегез!

Фото: news102.ru
Читайте нас