Новигатор видительне чистартылмаган юлга алып кереп киткән.
Узган төндә Авария-коткару идарәсенә карда баткан водитель турында хәбәр килә. Навигатор ирне кардан чистартылмаган юлга алып кереп китә һәм машина шунда бата. Башкортстан кешесе бу тоткыннан үзаллы гына чыга алмый.
Коткаручыларны көтү водитель өчен чын газапка әверелә. Аның тән температурасы күтәрелә, машинаның бензины азая, ә тышта һава салкынайганнан-салкыная... Караңгы булганлыктан, коткаручыларга аны эзләп табу катлаулы була. Ир үзегең кайда икәнлеген дә төгәл генә аңлата алмый.
Бәхеткә, коткаручылар ирне эзләп таба. Ул Уфа районының Новотроевка авылы тирәсендә була. Ирне шунда ук кар тоткыныннан тартып чыгаралар.