+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2020, 10:05

Язгы ташкынга техника да әзер

Республикада язгы ташкынга әзерлек бик җитди бара.

Республикада язгы ташкынга әзерлек бик җитди бара.

Кичә Уфада махсус техника смотры узды. Коткаручылар халыкка соңгы хәбәрләрне җиткерә башлады. Алар Уфаның Нижегородка бистәсендә генә дә бер көнне 30га якын йортка кергән. Коткаручылар белешмәләр тарата һәм өстәмә ярдәмгә мохтаҗ булучыларны ачыклый. Нигездә, бу - өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр.

Шул ук вакытта шәһәр читенә акрынлап су керә башлады. Дәрәҗәсе, әлбәттә, әлегә хәвефле түгел, әмма вәзгыять инде ашыгыч хезмәтләр контролендә.

Бүген Башкортстанда 3000 берәмлек техника, шулай ук шәхси составтагы 12 мең кеше тулы әзерлектә. Бу - ташу нәтиҗәләренә каршы башкарыласы эшләрдә катнашачак вездеходлар, көймәләр. Пилотсыз разведчикларга аерым роль бирелә. Аларны «Уфа-Арена» алдындагы мәйданда күрергә була иде.

Язгы ташу турында фаразлар әлегә төрлечә, барысы да һава торышына бәйле булачак. Метеорологлар тагын да төгәлрәк мәгълүматны 20нче марттан соң бирергә вәгъдә итә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас