Коронавируска бәйле илебездә яңача эш режимы пәйда булырга мөмкин. Ул эш атнасының бер өлешен - хезмәт урынында, бер өлешен өйдә үткәрүне күздә тота.
“vatantat.ru” хәбәр иткәнчә, Гомумрусия халык фронтының (ОНФ) бу тәкъдимен март ахырларында Хөкүмәт комиссиясендә карап тикшерү планлаштырыла.
Закон проектында Хезмәт кодексына “Хезмәт урыныннан читтәге вакытлыча эш” статьясын кертү тәкъдим ителә. Проект нигезендә, хезмәт килешүенә өстәмә шартнамә төзеп, әнә шундый режимга күчәргә мөмкин булачак. Хезмәткәр эш урыныннан читтә кайда эшлисен үзе хәл итә. Хезмәт хакына килгәндә, эш бирүче билгеләгән хезмәт нормасын үтәгән очракта, читтән торып эшләвенә бәйсез рәвештә, ул үзгәрешсез калырга тиеш.
Хәзерге вакытта закон я эш урынында гына, я читтән торып кына эшләү формасын рөхсәт итә. Хезмәт кодексында берьюлы тегесен дә, монысын да куллану тыела. Шул ук вакытта бүген зур шәһәрләрдә байтак кеше, законга каршы килеп, нәкъ менә шундый режимны сайлап алган да инде: әйтик, дүрт көнен офиста үткәрсә, берәр көнне өеннән чыкмыйча гына эшли. Димәк. ОНФ бу хәлне законлаштырырга гына ниятли.
Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә ашыктыру иң элек коронавирус таралу куркынычына бәйле дип аңларга кирәк. Чөнки хәзер күп кенә эш бирүчеләр хезмәткәрләрен нәкъ менә офиска килмичә, өендә генә эшләтү ягын карый башлады.