Аларның тышкы йөзен генә матурлап калмыйча, эчке гүзәллеген дә саклау һәм үстерү зарур
Авылда төпләнү өчен анда йорт-кура тергезү, туган җиреңнең патриоты булу гына җитми. Социаль-икътисади шартлар тудырылу белән бергә, авыл җирендә эшләгән һәм яшәгәннәргә комплекслы дәүләт ярдәме арттырылырга тиеш. Әлбәттә, уч тутырып акча тарату турында сүз бармый. Беренче чиратта, эш кешесенә шартлар тудыру зарур. Мәсәлән, кече бизнеска дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыруга, эшкуарларның кредит алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә, кадрлар белән тәэмин итүгә, хезмәт мөнәсәбәтләренә, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруга бәйле проблемаларны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк.
Шунысы куанычлы, хәзер социаль инфраструктураны яхшырту җәһәтеннән сизелерлек эшләр башланды. Башкортстанда 2024 елга кадәр гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру өчен федераль үзәктән барлыгы 175 миллиард сум бүленәчәк. Шушы сумманың яртысы яшәү өчен уңайлы мохит юнәлешенә караган өч проектка (торак, төзек юллар, демография) тәгаенләнә. Әйтергә кирәк, әлеге дәүләт күләмендәге көнүзәк проектлар-ның Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә, шул исәптән авыллар инфраструктурасына, тәэсире зур булачак.
“Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча республикада күләмле чаралар башкарыла. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү, торак төзелеше темплары, ипотека базарын киңәйтү буенча Башкортстан үрнәкле төбәкләрнең берсе исәбенә керде. Моннан тыш, узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшләнгән махсус программа кысаларында 3 697 подъезд ремонтланган. Агымдагы елда 3 382 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук ихаталарны зәвыклы итеп төзекләндерү эше җәелдерелде. Мәсәлән, күптән түгел Русиянең Федерация Советында үткән киңәшмә барышында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш министры Владимир Якушев Башкортстан тәҗрибәсен ассызыклады.
Президент Владимир Путин кушуы буенча, “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында, Русия Хөкүмәте һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан махсус конкурс үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Беренче тапкыр ул конкурс 2018 елда үтте. Чара төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләрдә зур кызыксыну уятты. Ул бигрәк тә кече шәһәрләрдә яшәүчеләрне җәлеп итте. Конкурсның төп максаты — тормыш сыйфатын яхшыртуга, шәһәрләрнең җәлеп итүчәнлегенә һәм хезмәт күрсәтү индустриясен үстерүгә ярдәм итүче кызыклы шә-һәр даирә-се булдыруга юнәлтелгән проектларга ярдәм итү. Ел саен конкурста җиңүчеләрне дәртләндерү өчен Русия казнасыннан 5 миллиард сум бүленә. Җиңүче дип табылган 80 проект 30-90 миллион сум акча белән бүләкләнә.
Бөтенрусия кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү конкурсында быел Башкортстаннан Агыйдел, Дүртөйле, Мәләвез, Яңавыл шәһәрләре һәм Николо-Березовка авылы җиңүче булдылар.
Федераль акча исәбенә бу торак пунктларда җәмәгать мәйданчыкларын быел ук төзекләндерәчәкләр. Атап әйткәндә, Мәләвездә шәһәрнең үзәк өлешен төзекләндерү, Агыйделдә “Агыйдел дулкыннары”, Николо-Березовкада авылның “Возвращение домой” тарихи ансамбле, Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкасы” иҗтимагый киңлекләр системасы, Дүртөйледә “Яңача энергия” тарихи үзәген үзгәртеп кору проектлары гамәлгә ашырылачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язганча, Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү конкурсына барлыгы 300 гариза бирелгән, шуларның 286сы, шул исәптән Башкортстаннан 11е, техник экспертиза узган һәм катнашуга кертелгән булган. Федераль конкурс комиссиясе белдерүенчә, Башкортстанның җиңүче шәһәрләре федераль бюджеттан барлыгы 400 миллион (һәркайсы 45-90 миллион) сум алачак.
Кече шәһәрләр белән беррәттән, республикабызның бер авылының да әлеге конкурста җиңүе — куанычлы вакыйга. Гомумән, Башкортстан авылларының матур яшәргә омтылуы — аларның өметле киләчәге ул.
Республика җитәкчелегенең, аеруча соңгы чорда, авылларга йөз белән борылуы хак. Узган ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш ми-нистрлыгының стратегик сессиясе пленар киңәшмәсендә чыгыш ясап, авыл җирендәге торак пунктларны төзекләндерү буенча да программа булдырырга тәкъдим итте. “Без шәһәр мохитен төзекләндерү программасы өчен рәхмәтлебез. Ләкин республикада халыкның 40 проценты авыл җирендә яши. Бездә зур авыллар күп. Хәзер кешеләр күп нәрсәне күрә, аларның дөньяга карашы үзгәрә. Элегрәк авылда сквер яки парк турында сөйли башласаң, ишектән чыгу белән парк башлана, дигән җавапны ишетсәк, хәзер авыл халкы да үзләрендә төзекләндерелгән уңайлы биләмәләр булуын сорый. Хатын-кыз, туфли киеп, бала белән якты һәм хәвефсез урамда йөри алырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Дөрес, Башкортстанда әлеге вакытта “2014-21 елларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатлы программасы ярыйсы ук уңышлы тормышка ашырылып килә. Әмма алдагы елда программа гамәлдән чыга, димәк, финанслау да туктый. Башкортстан Башлыгының әлеге чыгышын шушы программаны янә тулыландырып дәвам итәргә чакыру дип тә кабул итәргә кирәк.
Әлбәттә, шәһәр-авылларыбызны төзекләндерү федераль программалар белән генә чикләнми. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “2020 елны республикада Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан итү турында” Указга кул куйды. Документ Башкортстан торак пунктларында халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыруга, төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрүгә һәм шәһәр-авылларның эстетик тышкы кыяфәтен булдыруга юнәлтелгән. Эстетика төшенчәсе тормыштагы һәм сәнгатьтәге матурлыкка төшенүне һәм кабул итә белүне үз эченә ала. Гадиләштереп әйткәндә, матур яшәү дигәнне аңлата.
Бүген күпчелек авыллары-бызның матур яшәргә омтылуы — куанычлы күренеш. Шул ук вакытта, глобальләшү, урбанизация шартларында, авылларның киләчәген тәмам өметсез итеп фаразлаучылар да бар. Әлеге өметсезлекнең сәбәбе — эшсезлек, акчасызлык, эчкечелек, яшьләрнең шәһәргә омтылуы. Шундый шартларда нинди эстетика турында сүз булырга мөмкин, диләр...
Элек, әйтик, мичкә ягасы, су ташыйсы, бәдрәфкә тышка чыгасы юк, дип, кеше шәһәргә китә иде. Хәзер, күпчелек авылларда бөтен шартлар бар, шәһәр белән чагыштырганда, яхшырак та. Суы, газы кергән, юлы бар, мәктәпләр-балалар бакчалары төзекләндерелә… Тагын ни кирәк? Эш юк, диләр. Бүгенге авылда эш бар, әмма күп кешедә инициатива юк. Ул кемнәндер нидер көтә, ләкин үз шөгылен булдыру турында уйланмый. Абзар тутырып мал асрарга, кош үрчетергә мөмкин. Басулар уңыш бирүдән туктамады бит. Итнең һәм сөтнең сатып алу бәяләре дә түбән түгел. Ләкин һаман да шәһәргә омтылу инерциясе яши. Беркем дә көтеп тормаса да, яшьләр шәһәргә китә дә, торырга урыны юк, ипотека ала да авылдагы ата-анасы пенсиясеннән шул бурычны түләп бара.
Безнең, татарларның һәм башкортларның, ана телебезнең, туган моңыбызның нигезе авылда, туган якта, туган туфракта икәнлекне дә истән чыгарырга ярамый. Авылларны таркатмау, аларга яңа сулыш өрү тел-мәдәниятебез саклану дигән сүз. Авыллар, торак пунктлар эстетикасы – телебез, мәдәниятебез эстетикасы да. Болар хакында, һичсүзсез, җитәкчеләр кайгыртырга бурычлы. Әмма, тамагыбыз – тук, өстебез – бөтен заманда, рухи асылыбызны саклау, кендек каны тамган җирне кадерләү, яшәгән урыныбызның эстетикасын тудыру күбесенчә үзебезгә бәйле.
Әлбәттә, бигрәк тә авылда, тырышырга кирәк, эшләмичә булмый. Тик, ни аяныч, ата-аналарның кайберләре үзләре дә эш яратмый, баласын да эшләтми. Бакчада эшләү, терлек асрау, печән хәзерләү, утын яру, су ташу булмагач, бала эшсез үсә. Кечкенәдән эшләмичә яши башлагач, ул, алга таба да шулай дәвам итәчәк. Ничек инде авылда яшәп, эшсез ятарга мөмкин? Кыскасы, эстетикалы һәм мул, туган телле һәм моңлы тормышка өмет итәбез икән, иң беренче чиратта, үзебезгә эшләргә һәм тырышырга, инициативалы булырга кирәк. Тырыш кешене барыбер күрәләр аны.