Кичә “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, башка киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән беррәттән, Уфа һәм республикабызның иң зур һәм мөһим азык-төлек складлары һәм фабрика-заводлары буенча оештырылган рейдта катнашты.
Чара Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Объектларда республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шәхсән үзе булды.
Матбугат туры кысаларында “Пятерочка” һәм “Бәйрәм” сәүдә челтәрләре, “Уфимский хлеб” һәм “Дәүләкән икмәк продуктлары комбинаты", Уфа ит-консервалар комбинаты (УМКК) һәм “Альшей-мясо” предприятиясе, шулай ук “Турбаслинский бройлер” һәм Авдон кошчылык фабрикалары, Чишмә районындагы сөт һәм май заводлары, Әлшәй районындагы “Раевсахар” шикәр заводының продукция җитештерү процесслары һәм складларындагы азык-төлек тәэминаты дәрәҗәләре тикшерелде.
– Башкортстанның сәүдә складлары ике айлык азык-төлек запас белән тәэмин ителгән, ә чимал буенча ярты елга резерв формалаштырылган. Өстәвенә, сентябрь-октябрь айларында яңа уңыш җыеп алыначак. Халыкка хәвефләнү өчен сәбәпләр юк. Азык-төлеккә бәяләрне арттыру өчен дә нигезләр юк.
Ләкин кайбер коммерсантлар коронавирус инфекциясе таралу шаукымы астында баеп калырга тырышырга мөмкин. Әмма моңа көч структуралары катгый һәм тиз арада җавап бирәчәк. Продукциянең сыйфаты да даими контрольдә тотыла, – диде республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.