Коронавирус зур җаваплылык һәм җитдилек таләп итә.
Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфа районында урнашкан "Сәламәтлек чишмәсе" шифаханә комплексында булды. Нәкъ менә монда обсерват, ягъни коронавируска шикле кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен карантин зонасы булдырылган.
Биредә коронавирус инфекциясе булуга анализлар нәтиҗәләре ачыкланганчы чит илдән кайтучылар һәм килүчеләр яшәячәк. Хәзерге вакытта Башкортстан территориясендә коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмаган.
- Карантинга пассажирларны урнаштыру өчен сезнең профилакторийларыгыз кирәк булмас дип өметләнәбез, әмма без теләсә нинди вакыйгаларга әзер булырга тиеш, - диде Андрей Назаров.
Беренче вице-премьер Уфа аэропорты аша кайтучыларны, беренче чиратта, хәвефле территорияләр исемлегендә булган илләрдән һәм төбәкләрдән транзит пассажирларны күзәтүне көчәйтергә кушты.
- Авиапассажирларны анкеталаштыруны төгәл контрольдә тотарга һәм вакытлыча изоляция өчен обсерватка китереп җиткерүне җентекләп күзәтергә кирәк, - дип билгеләде ул.