Коронавирус кечкенә кызны әтисеннән аерырмы?
18 марттан коронавирус таралу куркынычы аркасында Русия чит ил гражданнарына 1 майга кадәр керүне тыйды. Әмма бу чара халыкара транспортта эшләүче дипломатларга, делегацияләр әгъзаларына, машина йөртүчеләргә һәм экипажларга, якын туганнарын җирләргә баручы кешеләргә кагылмаячак.
Ләкин бу категорияләргә кермәүчеләр дә бар. Мәсәлән, шундыйларның берсе - Уфада яшәүче Казахстан гражданы Аркадий Архипов.
- Минем кәефем кырылды, чөнки 31 мартта минем Русиядә булу срогым чыга. Закон буенча мин беренче апрельдә яңадан килә алам, ләкин беренче майга кадәр коронавирус аркасында Русия чикләрен япты. Ә беренче майдан соң да илгә кертмәсәләр? - ди Аркадий.
Ирнең Казахстанда инде беркеме дә юк. Ә биредә аның хатыны һәм кечкенә кызы бар. Ике атнадан алар аерылачак. Күпмегә икәнен алар үзләре дә белми.
Без бу турыда берничә көн элек язган идек инде. Архиповлар бу мәсьәлә белән күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать иткән, әмма ярдәм итүче булмаган. Шул ук вакытта, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы гаиләгә миграция идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Бәлки, анда аларга ярдәм итә алырлар...