Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышының кискен үзгәрүен фаразлады.
Ял көннәрендә республикада сизелерлек салкыннар көтелә. "Башгидромет" белгечләре белдерүенчә, төбәккә арктик һава массасы керә башлаячак.
Һава температурасы төнлә 0,-5тән -5, -10 градуска, аязыткан вакытта -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 0,+5 градус булачак.
Киләсе атна башында һава температурасының тагын да түбәнәюе көтелә. Төнлә -10,-15, аязыткан вакытта -20,-25 градуска кадәр суытачак. Көндезге сәгатьләрдә -4,+1, урыны белән -9 градуска кадәр салкын булачак.
Мондый температура фоны нормадан 1-2 градуска түбәнрәк, ди синоптиклар. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык көтелә.