LgМессенджерларда коронавирус турында фейк тараткан өчен Татарстан кешесе хөкем ителгән.
Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз тавышлы хәбәр яздырган булган. Бүген Түбән Кама суды аңа карата эшне карады. Аны «Киңкүләм мәгълүматны явыз нияттә файдалану» мәддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Ул 30 мең сум штраф түләячәк.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Бу хатын язмасын мессенджер аша берничә танышына җибәргән. Хәбәрдә, якын арада Түбән Кама шәһәрен коронавирус буенча карантинга ябачаклар, дип әйтелә.
Соңрак бу ялган хәбәр мессенджердагы башка чатларга да тарала. Моны белеп алгач, хатын танышларына тагын мөрәҗәгать итә, шаяртканлыгын әйтә, ләкин инде соң була. Бераздан шәһәрдәге телеканал да әлеге хәбәргә игътибар итә. Карантин турындагы ялган хәбәрне кире кагу өчен махсус программа төшерергә мәҗбүр булалар.
Куркытып шаяртырга яратучы хатынга карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән. Аның эшен судка җибәргәннәр.