Республикада коронавируска каршы көчәйтелгән әзерлек режимы гамәлдә.
Бүген Башкортстанның стационарларында 58 пациент, шул исәптән алты бала, табиблар күзәтүе астында тора.
Барысыннан да яңа коронавирус инфекциясен тикшерүгә тест алынган. Бу хакта бүген көн саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
"Башкортстан гигиена һәм эпидемиология үзәге" баш табибы Анна Казак белдерүенчә, хәзерге вакытта төбәктә 1 748 кеше тикшерелгән. Барысының да COVID-2019га тест нәтиҗәләре, ягъни чирләре расланмаган.
Тулаем Русия буенча 306 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Бу очраклар илнең 18 төбәгендә теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 53 яңа очрагы ачыкланган. 16 кеше савыкты, дип хәбәр итте Башкортстан буенча Баш санитар табиб урынбасары Галина Пермина.