+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 март 2020, 14:30

Русиягә килгән барлык кешеләр изоляцияләнергә тиеш

Тиешле карарны Русиянең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова имзалады.

Тиешле карарны Русиянең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова имзалады.

Төбәкләр хакимиятләре Русиягә килгән барлык кешеләрнең ике атналык изоляциясен тәэмин итәргә тиеш. Тиешле карарны Русиянең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова имзалады. Карар Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм мәҗбүри үтәлергә тиеш. Чара Русиядә COVID-19 коронавирусының таралуын тоткарлауга юнәлтелгән.

"Ростуризм" мәгълүматларына караганда, чит илләрдә әлеге вакытта бары тик оешкан туристлар гына да 100 меңгә якын кеше кала, өстәвенә, мөстәкыйль сәяхәт итүче кешеләр дә күп. Алар барысы да Русиягә кайтачак. Европада һәм башка илләрдә эпидемия таралу шартларында бу илдә COVID-19 таралу куркынычын дистәләрчә тапкыр арттыра.

Карар нигезендә, төбәкләр җитәкчеләре Европа илләреннән килгән яисә Европа аэропортлары аша транзит белән очкан кешеләрне изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Җитәкчеләр шулай ук COVID-19га тест үткәрүне тәэмин итәргә бурычлы.

Элегрәк "Роспотребнадзор"да хәбәр ителгәнчә, илдә тәүлегенә 150 меңнән артык тест-система җитештерелә һәм аларны гражданнарга оператив тикшерү оештыру өчен төбәкләргә җибәрәләр. Төбәкләр тестларны үтәячәк лабораторияләр исемлеген билгеләргә һәм аларны мөмкин кадәр тиз арада әзерләргә тиеш.

Русиягә килгән кешеләр чит илдә булу вакыты һәм урыны турында кичекмәстән хәбәр итәргә, шулай ук тиешле төбәктә оештырылган "кайнар линия"гә элемтә өчен мәгълүмат бирергә тиеш. Сәламәтлеге начарланган очракта табибка барырга түгел, аны өйгә чакыртырга кирәк. Изоляциядә булган кешеләргә больничный биреләчәк.

Карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.


Фото:gazeta.ru
Читайте нас