Бүген башкалада "Чисталык көне" үтте.
Бүген шәһәрне кардан чистарту һәм чүп-чардан тазарту чарасында 20 мең 980 кеше катнашты, 848 берәмлек техника файдаланылды. Анда республика Башлыгы Хакимияте, министрлык һәм ведомстволар, башка оешмалар хезмәткәрләре катнашты.
- Өмәгә күтәренке кәеф белән чыктык. Без шул рәвешле язны якынайтабыз, тирә-юньне тәртипкә китерәбез, - диде чарада катнашучылар.
Шәһәрнең чисталыгын, башлыча, торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре тәртиптә тота. Төнлә шәһәрнең коммуналь хезмәте шәһәрне чистарту эшләрен дәвам итәчәк. Әлеге эш тәүлек әйләнәсенә котрольдә тотыла.