+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Марта 2020, 07:06

Бу бит кино, иптәшләр!

Ил башлыгы Вдадимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” программасын гамәлгә ашырганда 2019 елгы конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 10 кино залы җиңүче булды.

19 мартта Кино фонды халкы 500 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләрдә кино залларын яңадан җиһазландыруга финанс ярдәме бүлүгә гаризалар кабул итә башлады.

Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. 2020 елның 31 декабренә кино залларын модернизацияләүне тәмамларга һәм түләүле сеансларны башларга кирәк.

Финанс ярдәме алу өчен түбәндәге шартлар үтәлү зарур:

* үзебезнең ил фильмнарын күрсәтү күләме яртыеллыкта 50 проценттан да ким булмаска;

* яртыеллыкта даими кино күрсәтүләр ким дигәндә 100 көн булырга тиеш.

Фото:2gis.ru/ufa

Читайте нас