+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 март 2020, 07:36

"Пахан" мәрхүм, ә тормыш дәвам итә

57а маршруты буенча йөрүче «Башавтотранс» автобусы пассажирлары предприятие шоферын кешелеклелек өчен бүләкләүне сорый.

57а маршруты буенча йөрүче «Башавтотранс» автобусы пассажирлары предприятие шоферын кешелеклелек өчен бүләкләүне сорый.

«Башинформ» агентлыгына пассажир Әлфия Ильясова сөйләвенчә, ул Дим бистәсенә илткән трассадагы вакыйгалар аркасында «Яркий» бистәсенә берничә сәгать буе барган.

«Ул М-5 федераль трассасында, «Миловский парк» ягына таба ябык юлны урап узды да, мине һәм башка пассажирларны турыдан-туры өйләребезгә кадәр кайтарып куйды. Безне беркайдан да үткәрмәделәр, ә ул юлын тапты,», — дип билгеләп үтте ул.

Шимбә кичәсе герое булган шоферның исеме мәгълүм булсын, ул - Флорид Марс улы.

Кичә хәбәр итүебезчә, расланмаган мәгълүмат буенча, әлеге участокта «Тойота» автомобиленә атканнар һәм анда булган бер криминал авторитетка һөҗүм иткәннәр.

Әлеге вакытта җинаятьчене эзлиләр.

Хокук сакчылары белдерүенчә, бу урында Уфаның бик билгеле криминаль авторитеты үтерелгән.
Фото: .bashinform.ru
Читайте нас