+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 март 2020, 14:15

Башкортстан трассасында пассажир автобусы авариягә тарыган

Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр бар.

Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр бар.

Бүген, 23 мартта, Башкортстанның Ишембай районында "Gold Dragon" пассажир автобусы белән "Peugeot-307" җиңел автомобиле бәрелешкәннәр. Бәрелеш вакытында автобус салонында 17 кеше булган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, җиңел автомобиль руле артында Ишембайда яшәүче хатын-кыз булган, ә автобус белән 48 яшьлек ир-егет шофер идарә иткән.

Табибларга ярдәм сорап җиңел машина пассажиры һәм автобусның бер пассажиры мөрәҗәгать иткәннәр. Юл-транспорт вакыйгасының башка нечкәлекләре әлегә хәбәр ителми.

Фото:relrus.ru
Читайте нас