Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә коронавируста шикләнелүче кешеләр белән турыдан-туры эшләүче табибларны бүләкләү мәсьәләсе күтәрелде.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Ул ассызыклаганча, Covid-2019 вирусы, һичшиксез, республика территориясенә үтеп керәчәк һәм авырулар белән эш итүче табибларга көн саен куркыныч яный.
“Бу йогышлы чир безгә килеп җитмәячәк дип уйлау өчен бик беркатлы һәм акылсыз булырга кирәк. Һичшиксез, булачак. Бу вакыт мәсьәләсе генә. Мондый көчле миграция вакытында (бездә соңгы ике атнада гына да 15 мең кеше чит илләрдә булган) бу, һичшиксез, булачак. Алгы планда эшләүче табибларга матди яктан түләнергә тиеш, — диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров аңа куркыныч янаган табиблар исемлеген үзенә бирергә кушты.