+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 март 2020, 08:18

Азык-төлек җитәрлек, борчылырга сәбәп юк!

Авыл хуҗалыгы министрлыгы төп складлар буенча оештырган рейд моны янә бер тапкыр раслады.

“Кызыл таң” редакциясе хәбәрчесе, башка киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә, Уфа һәм республикабызның иң зур һәм мөһим азык-төлек складлары һәм фабрика-заводлары буенча рейдта катнашты. Чара Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Объектларда республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шәхсән үзе булды.


Матбугат туры Уфаның Шакша бистәсендәге “Сигма” склад комплексында башланды. Анда “Байрам” һәм “Пятерочка” сәүдә үзәкләре челтәрләре складлары урнашкан.
“Пятерочка” сәүдә үзәге челтәре идарәчесе Юрий Морозовның сүзләренә караганда, склад комплексы карабодай, макарон, тоз, бәдрәф кәгазьләре һәм халыкта зур ихтыяҗ булган башка продуктлар белән кибетләрне тәэмин итүне 4 тапкыр арттырган. Шуңа күрә Юрий Морозов, кибетләрдә азык-төлек кытлыгы булмаячак, дип вәгъдә итте.

“Байрам” сәүдә үзәге челтәре идарәчесе Павел Антипин соңгы атнада карабодай, макарон, тоз, бәдрәф кәгазьләрен сату күләменең якынча 2 тапкыр артуын белдерде. Ләкин, аның сүзләренә караганда, паника өчен бернинди дә сәбәп юк: складлар бу продукцияләр белән тотрыклы рәвештә тулыландырыла һәм кибетләргә җибәрелә. Павел Антипин фаразлавынча, продукциянең кайбер төрләрен сатып алу белән бәйле ажиотаж озакламый бетәчәк.
Республикабыз, шулай ук, он, шул исәптән икмәк-күмәч продукциясе белән дә тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Моны “Уфимский хлеб” һәм “Дәүләкән икмәк продуктлары комбинаты” предприятиеләрендәге складларның продукция белән тәэмин ителүе дәрәҗәсе һәм анда җитештерелгән продукция күләме күрсәткечләре исбатлый.
“Уфимский хлеб” предприятиесенең генеральный директоры Әлфир Лотфуллин белдерүенчә, республика халкына борчылырга сәбәп юк, чөнки предприятие икмәк җитештерүне, кирәк булса, 2 тапкыр арттыра ала. Аның сүзләренә караганда, предприятиедә тәүлек саен 30 тоннадан артык продукция җитештерелә һәм барлык сәүдә челтәрләренә дә җибәрелә. Он запасы җитәрлек: бүген складларда 200 тоннадан артык он бар. Бу – якынча ике атналык запас. Предприятие директоры белдерүенчә, икмәккә бәяләр арту өчен дә сәбәпләр юк.

“Дәүләкән икмәк продуктлары комбинаты”нда 900 тонна он запасы ята. Предприятиенең генеральный директоры Вячеслав Сенаторовның сүзләренә караганда, комбинат ашлык белән дүрт айга, ягъни яңа сезонга кадәр тәэмин ителгән. Шул сәбәпле Вячеслав Викторович комбинат үз продукциясенә бәяләрне күтәрмә­ве турында белдерде.

Республикага ит һәм консервалар кытлыгы да янамый. Моны матбугат туры барышында Уфа ит-консервалар комбинаты (УМКК) вәкиле Александр Соломененков, “Альшей-мясо” Раевка ит комбинаты һәм “Турбаслинский бройлер” кошчылык фабрикасы вәкилләре раслады.
“Турбаслинский бройлер” компаниясе­нең идарәче директоры Игорь Кравченко матбугат туры барышында билгеләп үткән-чә, предприятиедә җитештерелүче про­дукциягә бәяләрнең күтәрелүе көтелми.
– Бездә җитештерүнең тулы, өзлексез циклы каралган. Ул үз үстерү мәйдан­чык­ларыбыз, инкубаторыбыз һәм, әлбәттә, үз эшкәртүебез булуын күз уңында тота. Бу цикл безгә тавык ите продукциясе сыйфатын җитештерүнең барлык этапларын да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, – дип белдерде Игорь Кравченко. – Ит һәм иттән эшләнгән продукциягә ихтыяҗ элекке дәрәҗәдә калды. Мин халыкка ит запасы тупларга түгел, ә һәрвакыт яңа продукция алырга киңәш итәм.
Ә Авдон кошчылык фабрикасында көненә 2 миллион йомырка җитештерелә. Бу саннарны предприятиенең коммерция директоры Рөстәм Таһиров китерде. Аның сүзләренә караганда, йомыркаларның 60 проценты – республикага, калган 40 проценты Русиянең башка төбәкләренә җибәрелә.
Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов билгеләвенчә, “Русское зерно”га караучы “Авдон кошчылык фабрикасы” һәм “Турбаслинский бройлер” предприятиеләренең кош ите һәм йомыркалары республика өчен бик мөһим.

Чишмә районындагы сөт һәм май сыгу заводлары, шулай ук, гадәти режимда эшли. Чишмә май сыгу заводы генеральный директоры Айдар Якупов белдерүенчә, завод көненә 1000 тонна май чыгара. Башкача әйткәндә, бу көненә республи­каның һәр кешесенә 250 грамм май җитештерелә дигән сүз. Өстәвенә, май заводы киң бил­геле “Махеев” компаниясен 100 процент күләмдә май белән тәэмин итә!

Республиканың шикәр комына ихтыяҗы – елына 96 мең тонна. Әлшәй районындагы “Раевсахар” шикәр заводы складларында 50 мең тонна күләмендә шикәр запасы бар. Димәк, шикәргә дә кытлык юк!

– Башкортстанның сәүдә складлары ике айлык азык-төлек запасы белән тәэмин ителгән, ә чимал буенча ярты елга резерв формалаштырылган. Өстәвенә, сентябрь-октябрь айларында яңа уңыш җыеп алыначак. Халыкка борчылу өчен сәбәпләр юк. Азык-төлеккә бәяләрне арттыру өчен дә нигез юк. Ләкин кайбер коммерсантлар, коронавирус инфекциясеннән файдаланып, баеп калырга тырышырга мөмкин. Әмма моңа көч структуралары катгый һәм тиз арада киртә куячак. Продукциянең сыйфаты да даими контрольдә тотыла, – диде республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов матбугат турына йомгак ясап.
Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН (анонс), Денис ТАВАЕВ.
Читайте нас