Бу хәл көпә-көндез булган.
Кичә, 23 мартта, Йошкар-Ола шәһәрендә Перинаталь үзәктән көпә-көндез яңа туган сабыйны урлап чыгып киткәннәр. Бу вакытта кызның әнисе палатадан процедурага чыккан булган. Шаһитлар бала тудыру йортында чит хатын-кызны күрүләрен хәбәр итә.
Тикшерүчеләр “Балигъ булмаган кешене урлау” һәм “Битарафлык” мәддәләре буенча ике җинаять эше кузгаткан. Югалган нарасыйны эзләүгә полиция, оперативниклар керешкән, моңа волонтерлар да кушылган.
Бәхеткә, кызны исән килеш тапканнар. Әлегә аны кем, ни өчен урлавы турында рәсми мәгълүмат бирелми, дип хәбәр итә “Россия24” телеканалы.
Фото:kurer-sreda.ru