+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 март 2020, 19:45

Каникулда иҗади түгәрәкләр дә эшләмәячәк

Республикада коронавируска каршы көчәйтелгән әзерлек режимы буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында көн саен үткәрелә торган брифингта мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетов та катнашты.

Республикада коронавируска каршы көчәйтелгән әзерлек режимы буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында көн саен үткәрелә торган брифингта мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетов та катнашты.

Күпчелек сораулар нәкъ шушы өлкәгә кагылышлы иде.
Уфада 23 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк каникуллар өстәмә белем бирү учреждениеләренә дә кагыла.

Уфа мәктәпләрендә уку һәм өстәмә белем бирү оешмаларында дәресләр 2 апрельдән дистанцион, онлайн рәвештә дәвам ителәчәк.

Республикада иҗади түгәрәкләр һәм секцияләр эпидемиягә каршы көчәйтелгән чаралар шартларында эшләүне дәвам итә. Төркемнәрдә 50дән артык кеше булмаска тиеш, диде мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетов.

Мәгариф министрлыгының "кайнар линиясе"нә 8 347 292 11 52 телефоны аша шалтыратып, борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.
Фото: gripptips.ru


Читайте нас