+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 март 2020, 08:40

Каринэ Хәбирова: "Карантинның уңай яклары да бар.."

Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова Instagramдагы битендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле карантинда булуның уңай якларын санап чыккан.

Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова Instagramдагы битендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле карантинда булуның уңай якларын санап чыккан.
"Карантинга өйдә булу, аны уңайлы итү, гаилә белән күбрәк вакыт үткәрү һәм бер-береңә игътибарлырак булу мөмкинлеге итеп карыйк", - дип язган Хәбирова.
Ул әлеге хәлне "үзеңне, бер-береңне һәм республикабызны саклау өчен мәҗбүри чара", дип өстәгән. Моннан тыш, Каринэ вирус булган илләрдән килгән кешеләрне медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, өйдә булырга һәм җәмәгать урыннарына бармаска чакырган.
Исегезгә төшерәбез: бүген, 24 мартта, республикада беренче тапкыр коронавирус белән зарарланган кешеләр ачыкланды.
Фото: instagram
Читайте нас