– Русия үзенең географик урнашуына бәйле рәвештә коронавирустан читтә кала алмый. Илебезнең күршеләрендә инде җитди зарарланган дәүләтләр бар. Вирусның Русиягә үтеп керү мөмкинлегенә тулысынча киртә куеп булмый. Без эшли алган һәм эшләгән гамәл – ул профессиональ дәрәҗәдә эшләү. Төп өстенлек – гражданнарның хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге, – дип башлады мөрәҗәгатен Русия Президенты Владимир Путин.
Ил җитәкчесе табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташларының; шулай ук хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәрнең “ил сакчылары” ролен башкаруы турында белдерде. Владимир Путин гражданнарны табиблар һәм хакимият органнары таләпләренә аңлап карарга чакырды.
Шулай ук алдагы атна (28 февраль – 5 апрель) хезмәт хакын саклап калу шартларында ял атнасы дип игълан ителде. Ял атнасында тормышны тәэмин итү структуралары – медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт һәм барлык хакимият органнары эшләячәк. Озын яллар авыруның таралу тизлеген киметү өчен кирәк, дип белдерде Президент.
2. Президент гаиләләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген ассызыклады. Шул максатта алдагы 3 айда, апрельдән башлап, ана капиталы ала торган барлык гаиләләргә өстәмә рәвештә 3 яше тулмаган балаларның һәрберсенә 5әр мең сум түләргә тәкъдим итте. Июльдә гамәлгә кертелә торган 3-7 яшьтәге балаларга түләнә торган пособиеларны июнь аенда ук түли башларга тәкъдим ителде.