Башкортстанда язгы ташу башлана: зур елгаларда су дәрәҗәсе күтәрелә башлады.
"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, Стәрлетамак янында Агыйдел елгасы 1 сантиметрга күтәрелгән һәм Уфа янында 3 сантиметрга арткан.
Уфа елгасы Шакша янында 16 сантиметрга арткан, Бочкарево янында Дим елгасы гидропостында әлегә су күтәрелү теркәлмәгән.
Атна ахырына +7 градуска кадәр җылыту көтелә, шуңа язгы ташу көчәергә мөмкин.
Игътибар!
Әгәр сезнең йортка су керсә, электр һәм газны сүндерергә кирәк. Аннары 112 номеры буенча оператив хезмәтләрне чакыртырга һәм булган хәлләр турында хәбәр итәргә. Анда сезгә алга таба нишләргә кирәклеген аңлатачаклар. Әгәр су көн дәвамында китсә, тынычланыгыз. Әгәр ул тагын да арта һәм сез үзегез генә су басу зонасыннан чыга алмыйсыз икән, ул чакта сезне эвакуациялиләр.
Фото: bashinform.ru