Дәүләт думасы депутаты Василий Власов, өйдә озак вакыт уздырганлыктан, халыкның чыгымнары артуга борчыла.
Дәүләт думасы депутаты Василий Власов карантин вакытында Русия халкын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдимне ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка юллаган, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.
"Хезмәткәрләрнең керемнәре кимү өстенә, өйдә озак вакыт уздырганлыктан, коммуналь хезмәтләр өчен түләү арту сәбәпле, чыгымнары арта. Күп кенә русиялеләрнең финанс хәле ярыйсы гына зыян күрәчәк. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итеп, катлаулы икътисади хәл вакытында без ил халкына азмы-күпме ярдәм итә алачакбыз", — дигән депутат.
Владимир Власов коммуналь хезмәтләр өчен түләүне коронавирус таралуга каршы карантин тәмамланганчы кичектерергә кирәк, дип саный.
Фото:ural.aif.ru