Авырып китсәгез, үзегездә коронавирус билгеләрен (югары температура, ютәл, сулыш алу авыраю һ.б.) тойсагыз, нәрсә эшләргә? Һич кенә дә куркуга бирелмичә, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
Төп кагыйдә: өйдән чыкмагыз, паникага бирелмәгез! Теркәлү урыны буенча сәламәтлек саклау оешмасына, регистратура, белешмәләр алу телефонына шалтыратыгыз.
Оешма хезмәткәре белән сөйләшкәндә түбәндәге мәгълүматны җиткерү мөһим: исем-фамилия, адресыгыз, элемтә өчен телефон номерыгыз. Сезне нәрсә борчуын җентекләп әйтегез. Медицина хезмәткәрләре үзләре өйгә киләчәк.
Коронавирусны ачыклар өчен анализны ничек тапшырырга?
Тикшеренүне медицина хезмәткәрләре түбәндәге очракларда билгели: «пневмония» диагнозы куелса; соңгы 14 көн эчендә коронавирус ачыкланган кешеләр белән тыгыз контактта булсагыз; эпидемиологик хәл тотрыксыз булган ил һәм төбәкләрдән кайтсагыз; коронавируска бәйле рәвештә медицина күзәтүе астында торган кешеләр белән аралашкан булсагыз. Әлеге тикшеренү бушлай.
Коронавирусны теләсә кайсы яшьтәге кеше йоктыра ала. Әмма күп очракта ул 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куркыныч. Шуңа күрә өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш ителә. Шулай ук хроник авырулары булган һәм иммунитеты көчсезләр дә вируска тиз бирешә.