+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2020, 11:55

11 яшьлек кыз бүрәнәләр астында калган...

Фаҗигале хәл кичә Иглин районында булган.

Фаҗигале хәл кичә Иглин районында булган.

Бәхетсезлек очрагы кичә кич Иглин районының Урман авылында булган. Бу хакта хокук саклау органнарына сылтама белән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Фаҗигале хәл уен вакытында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар качышлы уйнаган. 11 яшьлек кыз бер-берсе өстенә өелгән бүрәнәләр янында яшеренгән. Алар тәгәрәп китеп, бала аста калган һәм алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Хәзер бу хәлнең барлык хәл-шартлары тикшерелә.

Фото:gtrk.tv
Читайте нас