+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2020, 07:20

Лев Лещенконы реанимациягә күчергәннәр

Җырчының хәле турында концерт директоры хәбәр итә.

Җырчының хәле турында концерт директоры хәбәр итә.

РСФСРның халык артисты Лев Лещенконың "үпкәләрнең ялкынсынуы" диагнозы белән дәваханәгә салынуын язган идек. Аны реанимациягә күчерүләре турында билгеле булды.

Җырчының концерт директоры Олег Дмитриев белдерүенчә, Лещенко хәле начарлану сәбәпле түгел, ә планлы процедураны үткәрү өчен реанимациягә күчерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

78 яшьлек Лев Лещенко һәм аның хатыны Ирина 23 мартта, үзләрен начар хис итү сәбәпле, тикшеренү өчен Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге дәваханәгә кереп яттылар. Билгеле булуынча, анда коронавируска шикләнелүче пациентлар урнаштырыла.

Артист 12 мартта Канада һәм АКШ буенча гастрольләрдән кайткан һәм әлегә кадәр изоляцияләнү режимын үтәгән булган.


Фото: РИА “Новости”
Читайте нас