Башкортстанда иң беренче коронавирус инфекцияле пациентлар социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирда үзләренең хәл-әхвәлләре турында сөйли. Алар республикага Европа буенча туристик сәфәрдән әйләнеп кайтуларын хәбәр итә.
Ләйсән:
"Тынычланыгыз, барысы да әйбәт, без реанимациядә түгел. Без люкс-палатада, барысы да шәп. Безнең халәтебез бик яхшы, круиздан кайтканда да шулай иде, хәзер дә. Бездән анализлар алынды: мазок, кан, бәвел, биохимия, ЭКГ, рентген, барысы да нормада, патологиясез. Зинһар, мине ишетегез, борчылмагыз.
Һәр иртә безгә ингавирин капсуласы бирәләр. Мөгаен, хәзер барысы да аны сатып алырга йөгерер, монда мин сезгә берни дә әйтә алмыйм, чөнки мин үз күзләрем белән бу диагнозны күрмәдем, үз кулларым белән кагылмадым".
Ләйсән, шулай ук, үзенең сәяхәт кылуына бер дә үкенмәвен дә сөйли. Аның сүзләренә караганда, ул онытылмаслык булган.
«Без круизга барган вакытта барлык чикләр дә ачык иде. Без, тәртипле һәм җаваплы кешеләр буларак, барлык хәвефсезлек чараларын күрдек, битлек киеп кайттык һәм үзебез теләп карантинга киттек. Безне, тирә-юньдәгеләрне, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны саклау өчен, ул вакытта андый чикләүләр булмаса да, элемтәгә кермәдек, балаларны күрмәдек, бик сагындык», - дип ышандыра ул.
"Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булыйк, дөньябызның ничек үзгәрүен күрәсез. Үзегезне саклагыз, иммунитетны курку, стресслар белән какшатмагыз, сәламәт булыгыз, зинһар. Сәламәт булып, тиздән очрашулар теләп калам", - дип ассызыклый Ләйсән.