+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2020, 08:50

Туганнар арасына... пычак керсә

Ике бертуган тормыш турында сөйләшеп утырырга булган.

Ике бертуган тормыш турында сөйләшеп утырырга булган.
Мәчетле районында туганнарның күңел ачуы коточкыч хәл белән тәмамланган. Абыйлы-энеле бергә спиртлы эчемлекләр эчкәндә арада низаг килеп чыккан. Шулвакыт өлкәне кулына пычак алган...
Әлеге фаҗига 21 мартта булган. 44 һәм 48 яшьлек бертуганнар бергә вакыт уздырырга, бераз сыйланып алырга һәм сөйләшеп утырырга очраша. Ләкин туганнарча әңгәмә салмак кына низагка әверелә һәм 48 яшьлек ир энесенең эченә пычак кадый.
Курыккан ир шунда ук "ашыгыч ярдәм"гә шалтыраткан. Зыян күрүчене дәваханәгә салалар. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшә, ләкин, бәхетсезлеккә, коткара алмыйлар - ул, аңына килмичә, хирургия бүлегендә үлә.
"Абый" кеше үз гаебен тулысынча таныган. Әле ул сак астында.
Фото: MK.RU
Читайте нас