+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 март 2020, 08:25

Балалар үзләре генә коткарырга тырышкан да соң...

Бүрәнәләр өеме астында калып һәлак булган кыз турында яңалыклар бар.

Бүрәнәләр өеме астында калып һәлак булган кыз турында яңалыклар бар.

Иглин районының Урман авылында 11 яшьлек кызның качышлы уйнаганда фаҗигале һәлак булуы турында язган идек инде.

Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк комитеты вәкилләре хәбәр итүенчә, 25 март көнне мәктәп укучысы уен вакытында бүрәнәләр өеме артына яшеренгән. Шул вакытта юан бүрәнәләр кузгалып китеп, баланың өстенә төшә. Башка балалар кызны коткарырга тырышып караган, әмма берничек тә ярдәм итә алмаганнар.

“Алар өлкәннәр артыннан ярдәмгә йөгергән. Кызганычка каршы, бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә кыз һәлак булган”, — дип ачыклык кертә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бу очрак буенча Тикшерү комитетының республика идарәсе “Саксызлык аркасында үлем китерү " мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото:gtrkrb
Читайте нас