+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 март 2020, 06:10

Идрис Газиев бу премиягә, һичшиксез, лаек!

Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителде

Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителде

Русиянең атказанган, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты, Заһир Исмә­гыйлев исемен­дәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе буенча комиссия утырышында югары бүләккә түбәндәге кандидатуралар хупланган:
1. Лирон Хәмидуллин (“Дәрдемәнд”, “Буранлы төн­дә”, “Зарницы на горизонте” китаплары өчен);
2. Факил Сафин (“Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен);
3. Шаһинур Мостафин (“Ядрәләрне эреткән йөрәк­ләр”, “Алар – Жәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..”, “Батырлык кайтавазы” китаплар трип­тихы өчен);
4. Флера Гыйззәтуллина (“Яну дәверләрендә”, “Башкаемда – дөнья исәпләре” китаплары өчен);
5. Әхәт Гаффар (“Язлар моңы” драмасы, “Бодай бөр­теге һәм тегермән ташы”, “Олы юлның тузаны” һәм “Богау” романнары, “Дәрья башы” һәм “Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары өчен);
6. Константин Руденко (“Булгарское золото: филигранные височные подвески”, “Булгарское серебро” китаплар сериясе өчен);
7. Денис Осокин (“Огородные пугала с ноября по март” җыентыгы өчен);
8. Фәрит Яхин (“Умырзая” романы өчен);
9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
10. Фәридә Хәсьянова (“Татар халык әкиятләре” китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы һәм “Тукай балачагы” график диптихы өчен);
11. “Сөембикә” операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнара Гатина.
12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен).
Габдулла Тукай исемен­дәге премия лауреатлары 26 апрельдә – бөек шагыйрьнең туган көнендә игълан ителәчәк.
Бу исемлектә якташыбыз­ның да булуы – аеруча зур шатлык. Аңа уңышлар теләп калабыз, ул әлеге премиягә, һичшиксез, лаек дип исәп­либез!

“Кызыл таң” нәшрияты коллективы.
Читайте нас