+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 март 2020, 08:00

Коткарыгыз! Чүп-чарга батабыз!

“Инцидент-менеджмент” системасы борчулы сигналны теркәгәннән соң гына башкаланың ике сәүдә үзәге янында халык күптән көткән тәртип урнаштырылган

“Инцидент-менеджмент” системасы борчулы сигналны теркәгәннән соң гына башкаланың ике сәүдә үзәге янында халык күптән көткән тәртип урнаштырылган

Хәзер бу тукталышта чисталык, әмма март башында чүп-чар тулы контейнерлардан коелып утырган. Уфадагы “Колхоз базары” тукталышында кәгазь, буш тартма һәм пакетлар очып йөргән. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр чүп-чардан начар ис чыгуын, тукталыш яныннан тизрәк үтеп китәргә тырышуларын белдерә.

“Без моны көн саен күзәтә идек. Урамнан үткәндә бөтен җирдә чүп-чар аунап ята. Контейнерлар тулы. Әллә җыештырырга өлгермиләр, әллә кемдер юри тарата...” — ди алар.
Башкалада яшәүчеләр Октябрь проспектында күптән түгел ачылган бер супермаркет янында да чүп-чар тавын күреп алган. Төзелеш материаллары калдыклары, шулай ук азык-төлек, капчыклар һәм тартмалар кибетнең товарны кабул итү зонасы янында яткан. Урындагы халык чүп-чар өеменең берничә көн җыештырылмаганына шаккаткан.
Ә кайдадыр бер атнадан да артыграк яткан. Күңелсез. Пычрак. Авыр ис. Ә бит биредә кешеләр күп йөри, балалар уйный...
Тәрәзәләре янындагы чүплеккә бүтән түзәр әмәлләре калмаган халык проблемалары турында социаль челтәр­ләргә язган, хатларын фоторә­семнәр белән ныгыткан. Аларның мөрәҗәгать­ләре игътибарсыз калмаган.
“Инцидент-менеджмент” системасы Уфа шәһәренең Орджоникидзе районыннан чыгарылмаган һәм чистартылмаган чүп-чар турында ике мөрәҗәгать теркәгән. Бу хәлне Орджоникидзе районы хакимиятенә җибәргәч, “Колхоз базары” җәмәгать транспорты тукталышында чүп-чарны җыеш­тырып, санитар эш­кәртеп, чистартып куйганнар.
Орджоникидзе районының төзек­лән­дерү буенча идарәсе вәкилләре аң­латуынча, “Колхоз базары” тукталышы көн саен җыештырыла. Әмма күп чүп-чар анда берничә сәбәп аркасында барлыкка килә.
Проблеманың берсе шунда, Кольцевая урамында рөхсәтсез сәүдә алып барыла. Ягъни алардан чүп-чар күп кала. Аннан ерак түгел, маршрут транспор­тының соңгы тукталышы урнашкан. Анда да чүп-чар бик тиз җыела.
Уфа шәһәре Орджоникидзе райо­нының төзекләндерү хез­мәте директоры Рөстәм Сәяхов белдерүенчә, супермаркет янындагы чүп-чар җыештырылган. Әмма бу хәл белән шәһәрнең Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгендә кызыксынганнар. Димәк, кибет хакимиятенә җәза янарга мөмкин.
Хәзерге вакытта “Көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын җыю, чыгару һәм үтилләштерү кагыйдәләрен бозу турында” Башкортстан Республикасы Кодек­сының 6.1 мәддәсе буенча җаваплы­лыкка тарту өчен шушы фактларны тикшерү һәм кешеләрне ачыклау үткәрелә.
Республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү проблемасына аерым игътибар бирелә. Чүп чыгару эше җайга салына. Яңа контейнерлар сатып алынды. Моннан тыш, муниципалитетларда контейнер мәйдан­чыклары куела, аларны санлаштыру бара, ә чүп чыгару факты онлайн-мониторинг ярдәмендә контрольдә тотыла. Шул ук вакытта чүпне үтилләштергән өчен барысы да түләргә тиеш: гади халык кына түгел, юридик берәм­лекләр дә. Март башында оперативкаларның берсен­дә республика Башлыгы Радий Хәбиров түләмәү­челәрнең нигилизмы белән килеш­мәячәген ассызыклады. Ә бер елдан соң төбәктә чүп-чарны үтилләштерүгә юнәлдерелгән инвестицион проектлар барлыкка килергә тиеш.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас