Әмма аның үзенә хәзер закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Чишмә районының Алкино-2 авылында коточкыч хәл булган. 49 яшьлек ирне дусты кыйнаган. Хокук сакчылары тиз арада җинаятьчене тапканнар.
Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фатир хуҗасы - 49 яшьлек ир һәм аның 54 яшьлек дусты ике кыз белән кәеф-сафа корганнар. Ләкин тиздән мондый күңел ачу кызларны арыта һәм алар өйгә кайтып китә. Бу фатир хуҗасының ачуын бик нык чыгарган һәм ул сүзләр белән кызларны төрлечә кимсетә башлаган.
54 яшьлек ир, кызларны яклашып, иптәшен бик нык кыйный һәм җинаять урыныннан кача. Күрше төбәккә китәргә теләгән вакытта полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылган.