Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре башланган.
Хәйбулла районының Федоровка авылында яшәүче 61 яшьлек ирнең сәламәтлегенә җитди зыян килгән.
Билгеле булуынча, ул исерек килеш 39 яшьлек улы белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга булган. Бу вакытта улы да иптәше белән эчеп утырган булган.
Моңа кадәр бер көн алда улы әнисе белән низагка кергән булган. Нәтиҗәдә, әтиле-уллы уртак тел таба алмаганнар һәм яшь ир әтисенең күкрәгенә пычак белән чәнечкән. Нәрсә эшләгәнлеген соңлап булса да аңлап, ул өенә кайткач кына "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан.
Хокук сакчылары яшь ирне шунда ук кулга алган.