+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 март 2020, 11:00

"Үзегезнең маңгаегызга сугып карагыз!"

Бүген табиблар хәвефле шартларда эшләргә мәҗбүр, әмма халык әле дә аларның эше белән риза түгел.

Бүген табиблар хәвефле шартларда эшләргә мәҗбүр, әмма халык әле дә аларның эше белән риза түгел.
Мәләвездә булган бер хәл җәмәгатьчелекне бер мизгелдә куптарды. Анда яшәүче хатын поликлиникага керер алдыннан пенсионерларны тикшергән табиблар эше турында пычрак сүзләр әйткән.
Республика учреждениеләренә килүчеләрне бу көннәрдә температураны якыннан үлчәү өчен җиһаз белән тикшерәләр. Тәү башлап андый тепловизорны Уфага очып килгән самолетлар пассажирларына карата куллана башладылар. Инфекция таралуны булдырмау максаты белән бүген бу җиһазны поликлиникалар да куллана. Нәкъ шундый тикшерү үткәннән соң пенсионер хатын, сүгенеп, "Үзегезнең маңгаегызга сугып карагыз!" - дигән.
Скриншот комментарийлар белән төрле пабликлар буйлап тарала башлады. Өлкән яшьтәге хатынның бу сүзләрен тәнкыйтьләүчеләр саны артканнан-арта. Русиядә яшәүчеләр бер фикер яклы: медикларны, бигрәк тә мондый авыр вакытта, рәнҗетергә беркемнең дә хакы юк.
Фото: Bash.News.ru
Читайте нас