+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 март 2020, 07:20

Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте.

Үзгәрешләр 65 яшьтән өлкәнрәк эшләмәүче гражданнарга, шулай ук Указның кушымтасында санап кителгән авырулар булган гражданнарга һәм алар белән яшәүче кешеләргә өйдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклауга кагыла.

Мәктәп каникуллары 23 марттан 5 апрельгә кадәр булачак. 6 апрельдән белем бирү учреждениеләре дистанцион эш формасына күчәргә тиеш.

Республика территориясендә оешмалар һәм предприятиеләргә, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып, ерактан торып эшләү режимын кертүне активлаштырырга, шулай ук көн дәвамында һәр ике сәгать саен барлык биналарда мәҗбүри дезинфекция үткәрергә киңәш ителә.

28 марттан 5 апрельгә кадәр, территорияләрендә урнашкан даруханәләр, халыкны азык-төлек продуктлары, беренче чиратта кирәкле товарлар, төзелеш һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүче оешмалардан тыш, сәүдә-күңел ачу үзәкләре ;
ваклап сату, зоокибетләр, элемтә хезмәтләре нокталары;
чәчтараш, косметика һәм массаж салоннары, СПА, солярий, мунча, сауналарның эшчәнлеге туктатыла.

"Бу вакыйгалар үсеше, халык һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән дәлилләнгән. Моның кайбер өстәмә уңайсызлыклар китерәчәген аңлыйм, әмма без хәзер никадәр төгәл эшләсәк — шуның кадәр яхшырак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Бу хакта без башка илләр һәм Русия төбәкләре тәҗрибәсе сөйли", — дип язган үз социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас