Самара өлкәсе Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән, нефть продуктлары белән эш итүче «Байтуган сервис компаниясе» җәмгыятенең генеральный директоры, кичә коронавирустан вафат булган 57 яшьлек Раил Зариповны ничек җирләүләре билгеле булды. Бу хакта мәрхүмнең туганы Айдар Зарипов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
"Хөрмәтле туганнар! Мин, Яңа Усман авылы хакимияте башлыгы Айдар Зарипов, бүген, 28 мартта, абыем Зарипов Раил Тәлгать улы вафат булды, дип хәбәр итәм.
Аның белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да бүген дәваханәдә изоляциядә. Аларның анализлары чиста. Авылда яшәүче Зариповлар аның белән элемтәгә кермәде. Без берни дә яшермибез. Безнең дә балалар, ата-аналарыбыз бар, без дә борчылабыз. Тагын бер кабат әйтим: авыл халкы аның белән элемтәгә кермәде. Безгә бу югалтудан бик авыр".
Бу шәригатькә каршы килә, әлбәттә, чөнки мөселманнар җир куенына юылып, кәфендә тапшырылырга тиеш, әмма туганнары бүгенге көн таләбен үтәргә мәҗбүр.
Зариповлар гаиләсе Яңа Усман авылында бик яхшы исәптә. Раил туганнары белән мәчетне төзекләндергән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Мәрхүмнең хроник авырулары булган, шуңа да вируска тиз бирешкән, дигән фараз бар. Гаиләнең Испаниядә йорты булган.