+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 март 2020, 08:20

Башкортстанда йөздән күбрәк кеше дару кулланып үлгән

Бу хәлне ничек аңлатырга?

Бу хәлне ничек аңлатырга?
Башкортстанда дарулардан агуланып үлүчеләр күрсәткече арткан. Шул ук вакытта, углерод окисьлары аркасында килеп чыккан фаҗигаләр саны кимегән.
2020 елның беренче ике аенда дару препаратлары белән 117 кеше агуланган. 100 мең кешегә республика күрсәткече 2,9 тәшкил итте. Бер ел элек ул 2,4 булган.
Шулай ук әлеге вакыт эчендә 11 кеше наркотиклардан агуланган. Бу җәһәттән Уфада алты очрак булса, Октябрьскийда - ике, Салаватта, Стәрлетамакта, Туймазыда - берешәр. Шул исәптән сигез кеше үлгән. Аларның күбесе - Уфада. Биредә шул рәвешле дүрт үлем очрагы теркәлгән. Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләрендә берәр фаҗига булган. 2019 елда наркотиклардан 11 кеше агуланган, аның тугызы үлгән.
Фото: UfaTime.ru
Читайте нас