Дүртөйле шәһәрендә коронавирус инфекциясе таралу хәвефен булдырмау максатында тагын бер чара кулланылышка кертелде: бүгеннән башлап тавыш көчәйткечләр белән җиһазланган махсус автомобильләр урамнар буйлап йөри һәм халыкка әлеге авырудан саклануның төп кагыйдәләрен аңлата.
Хокук сакчылары техникасы, "Ашыгыч ярдәм" һәм башка машиналар тавыш көчәйткечләр ярәмендә көнүзәк мәгълүматны шәһәр халкына җиткерә.
"Хөрмәтле Дүртөйле халкы һәм шәһәребез кунаклары! Коронавирус инфекциясенә каршы тору, аның таралуына юл куймау максатында, Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты түбәндәге кагыйдәләрне үтәвегезне сорый: кеше күп җыелган урыннарга барудан, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелыгыз һәм мөмкин кадәр урамга чыкмагыз. Чит илдән кайткан гражданнарга 14 көн карантинда булу мәҗбүри. 65 яшьтән өлкән гражданнарга өйдән чыкмаска киңәш итәбез. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген хәвеф астына куймагыз, коронавирус инфекциясен йоктырмау өчен изоляция режимын үтәгез!" - диелә мөрәҗәгатьтә.