Синоптиклар ял атнасына һава торышын фаразлады.
Башгидрометүзәк синоптиклары эшкә йөрми торган атнага һава торышы фаразлады. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, атна башында республикада Русиянең көнбатыш төбәгеннән килгән антициклон үз йогынтысын таратачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +1,-5, урыны белән -7,-12 градуска төшәчәк, ә көндез +5,+12 градуска кадәр җылытачак.
Әмма җылы көннәр озакка бармый, атна уртасына республика аша салкын атмосфера фронтлары узачак. Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы гадәти нормасына якынлаша. Көндез термометр күрсәткече +3,+6 градустан югарырак күтәрелмәячәк, ә төнлә -3 градуска кадәр салкын булачак.