Мәскәүдә гомум изоляция режимы кертелде: бүгеннән өйдән чыгарга рөхсәт ителми.
Илебез башкаласында яшәүчеләр өчен яңа режим игълан ителде: бүгеннән башлап, ничә яшьтә булуына карамастан, барча халык өендә утырырга тиеш. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин сайтында хәбәр ителде.
Бүгеннән башлап кеше гомеренә куркыныч янаганда, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда гына урамга аяк басарга ярый. Эшкә йөрү зарур булган һөнәр ияләренә, әлбәттә, чыгарга ярый. Ә башкаларга якындагы кибет яки даруханәгә барып килергә, өйдән 100 метр тирәсе радиуста этне һавада йөртү өчен урамга чыгарга рөхсәт ителә. Шулай ук,з чүп чыгарып ташлау максатында чыгу мөмкин.
Ә менә киләчәктә хәлләр тагын да катлауланачак: хакимият тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе ярдәмендә генә өйдән чыгуны тәэмин итү карала.