+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2020, 06:30

“Җиде көн түзәсе калды һәм без түзәргә тиеш!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров карантин чорында ныклы тәртип саклау һәм халыкка ярдәм итү зарурлыгын билгеләдеБашкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кичә үткәргән Хөкүмәт киңәшмәсендәге күпчелек темалар коронавирус җәһәтеннән кертелгән карантинга багышланды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров карантин чорында ныклы тәртип саклау һәм халыкка ярдәм итү зарурлыгын билгеләде

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кичә үткәргән Хөкүмәт киңәшмәсендәге күпчелек темалар коронавирус җәһәтеннән кертелгән карантинга багышланды.

Республика Башлыгы карантин башлангач, күпчелек кешеләрнең үз-үзен изоляцияләү режимын үтәвен билгеләп үтте, ә менә кайбер йортлар һәм сәүдә нокталары турында моны әйтеп булмый.
– Бүгенге көннән бу мәсьәләдә тагын да игътибарлырак, җаваплырак булуыгызны сорыйм, — диде Радий Хәбиров.
Карантин чараларына күзәтчелек итү мисалы буларак, ул Уфада узган “карантинга каршы кичә”не китерде. “Моңа юл куйган төнге клубны ачыкларга, яшьләрне административ җаваплылыкка тарттырырга кирәк. Ябык булырга тиеш булган берничә кибет ябылмаган иде, әйдәгез, бу җәһәттән тәртип урнаштырыйк”, — дип нәтиҗә ясады республика Башлыгы.
Үз-үзен изоляцияләү режимын үтәмәгән өчен Куергазы районының Ермолаево авылы хакимияте башлыгы Роман Барановский эштән азат ителәчәк. Түрә һәм аның хатыны, Доминикан Республикасыннан кайтып, атна дәвамында эшкә чыкканнар. Дәүләт хезмәткәренең хатыны табибә булып эшли. Икесе дә кешеләр белән аралашкан, килүчеләрне һәм пациентларны кабул иткән.
— Бу — юньсезлек һәм җавапсызлык. Бу кешене, һичшиксез, эштән бушатырга кирәк, һәм дәүләт-муниципаль хакимият органнарында аның эзе дә булмасын, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин оператив киңәшмәдә төбәктә коронавирус таралу турында иң соңгы мәгълүматларны җиткерде. Аның сүзләренә караганда, 29 мартка коронавирус инфекциясе булуга шикле 97 кеше дәваханәгә салынган, шуларның 16сы — балалар. Кичә 14 баланы госпитальләштерү турында хәбәр ителде. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус авыруының биш очрагы расланган. Авыручыларның барысы да дәваханәдә. Хәзерге вакытта төбәктә тәүлек буена сигез лаборатория эшли. Анализлар 1485 кешедән алынган.
Башкортстан Башлыгы табибларга коронавирус белән көрәштә ярдәм итәргә кушты. Хөкүмәт киңәшмәсе барышында ул белдергәнчә, моның өчен студент-медикларны җәлеп итәргә мөмкин.
— Күз алдыгызга китерегез: безнең иртәгә һәм иртәгә соңга инфекцияле мең кеше булырга мөмкин. Медицинаны моңа, зур күрсәткечләргә әзерләргә кирәк, бездә дәваханәләр генә түгел, кирәкле җиһазлар һәм табиблар да булсын. Табиблар белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйларга кирәк. Мин бу хакта кабатлап әйтәм: бездә “удаленка”да өлкән курс студентлары-медиклар бар. Бәлки, алар белән сөйләшүләр үткәрергә һәм алардан сезгә ярдәм итәчәк бригадалар төзергә кирәктер. Аннары моның өчен вакыт булмаячак. Укытуга да, инструктажга да һ.б. Иң начар хәлләргә әзерләнегез, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Башкортстанда карантин режимын үтәү өчен урамнарны патрульләү оештырыла. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, патруль хезмәткәрләре урамнар буенча йөрүче кешеләргә үз-үзләрен изоляциядә тотарга тиеш булуларын аңлатачак.
— Бу гражданнар өчен эшләнә. Безгә бу режимга җиде көн түзәсе калды һәм без түзәргә тиеш, — дип тәмам­ла-ды ул.
Киңәшмәдә халыкны мошенниклар турында да кисәттеләр. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр мобиль бригада рәвешендә эшли, кирәкле әйберне китерүдә үз ярдәмен тәкъдим итә һәм акча алып юкка чыга.
Ленара Иванова, изоляциядәге кешеләргә ярдәм итүче махсус мобиль бригадалар составына социаль хезмәткәрләр керә, дип кисәтте. Нәкъ менә алар беренче чиратта аз хәрәкәтләнүче гражданнарга кирәк булган товарлар, азык-төлек һәм медикаментлар китерә, шулай ук чүп чыгарырга ярдәм итә ала. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләре бушлай, дип ассызыклады министр. Гаризалар координация үзәгенең “кайнар элемтәсе”нең 8-800-775-00-14 телефоны буенча кабул ителә.
— Социаль хезмәткәрләрне алдакчылардан шул исәптән махсус киемнәре буенча да аерырга мөмкин, — диде Ленара Иванова. — Мобиль бригадаларга ярдәм итүче волонтерлар “Бердәм Русия”дән – зәңгәр формада, Иҗтимагый халык фронтыннан – кызыл формада булырга мөмкин.
Башкортстанда “коры закон” кертелергә мөмкин. Бу хакта киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу көннәрдә халыкның спиртлы эчемлекләргә ихтыяҗы артуы турында белдерде.
— Алкоголь буенча. Әгәр без иҗтимагый хокук бозуларның артуын, өйдә көчләү фактларын һәм башка очракларны, янгыннарның артуын теркәсәк, мин республика территориясендә “коры закон” игълан итәчәкмен. Аннары “эшлеклеләр” миңа зарланмасын, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы. — Алкоголь сатуның арту-артмавын карарга кирәк. Әлегә мондый чаралар кертү зарурлыгы юк, бу кибетләргә нинди дә булса керем бирә. Әмма яман күренешләрне тоябыз икән, карар кабул итәчәкбез.
Башкортстан башкаласы һәм республиканың башка шәһәрләре урамнары юылачак. Төбәк Башлыгы шундый күрсәтмә бирде. “Техника шәп эшләргә тиеш. Шампунь белән юыгыз. Бу коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында да, Чисталык көне кысаларында да башкарыла. Кыштан соң муниципалитетларны чистарту бурычы да көчендә кала”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ул йөкләмәнең үтәлешен шәхсән үзе тикшерәчәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас