Дәүләт думасы депутатлары карантинны бозган өчен административ җәзаны катгыйландыручы закон проектын икенче укуда кабул итте.
Закон проекты "Административ хокук бозулар турындагы кодекс"ның "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу " мәддәсен үзгәртә. Анда "гадәттән тыш хәлләр режимында, яки тирә-юньдәгеләр өчен хәвеф тудыручы авыру таралу куркынычы туганда" карантинны бозган өчен җәза төрләре язылачак.
Гражданнар өчен — 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен — 50 меңнән 150 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарлар өчен — 50 меңнән 150 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Юридик берәмлекләргә һәм эшкуарларга 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып тору куркынычы да яный.
Фото: glavred.info