+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2020, 06:08

Раил Зариповны ничек җирләячәкләр?

Ырынбурда "Байтуган" ширкәтен җитәкләгән Раил Зарипов, Испаниядән кайткач, коронавирус белән авырып китеп вафат булган. Табиблар чир таралмасын өчен аны табутта җирләүне таләп итә. Бу хакта "Азатлык" хәбәр итә.

Ырынбурда "Байтуган" ширкәтен җитәкләгән Раил Зарипов, Испаниядән кайткач, коронавирус белән авырып китеп вафат булган. Табиблар чир таралмасын өчен аны табутта җирләүне таләп итә. Бу хакта "Азатлык" хәбәр итә.

28 мартта Ырынбурда коронавирустан 57 яшьлек эшкуар Раил Зарипов вафат булган. Самара татарлары сайты язуынча, Самара өлкәсенең Яңа Усман авылында туган һәм Ырынбурның Бозаулык шәһәрендә нефть сату өлкәсендә "Байтуган" ширкәтен җитәкләгән ир-егет чит илгә барып кайтканнан соң авырып киткән.

Үлемгә коронавирустан барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы китергән, өстәвенә, мәрхүм шикәр чире һәм озакка сузылган бронхит авыруы белән дә интеккән.

Яңа Усман халкы, авылдашының шулай вафат булуын ишеткәч, аптырашка кала. Имеш-мимешләрне туктату өчен авыл хакимияте башлыгы, мәрхүмнең туганы Айдар Зарипов Самара татарлары сайтында халыкны тынычландырырга тырыша. Ул анда "Минем абыем Испаниядән кайткач авылда булмады, беркем белән дә аралашмады", дип яза.

Табиблар мәрхүмне табутта, җеназа үткәрми күмүне таләп итә. Мәчет имамы Ринат Кәлимуллин бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итә:

“Җәсәдне яндырмаячаклар. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәбез. Башта шундый сүз булган иде. Мөселманнар мәетне юарга дип тә сорады. Моргта су сиптереп булса да юыгыз, дип үтенү булды. Ырынбур мөфтие дә бу хакта сорады. Әмма ничек эшләрләр – төгәл әйтә алмыйм.

Авылга ул ябык табутта кайтачак. Шулай җирләргә туры килә. Ырынбур дәваханәсендә улы ята, гаиләсе карантинда, беркая чыгарга ярамый. Зиратка да бары тик 4-5 кеше генә җыелачакбыз.

Раил әйбәт кеше иде, алар гаиләдә дүрт бала үсте. Узган елда әниләрен җирләделәр. Авыл мәчетенә ярдәм итеп торды", диде ул.

"Азатлык"ка үз чыганагы әйтүенчә, чир таралмасын өчен Зарипов җирләнәчәк табутның ике ягы да эретеп ябыштырылачак.

Тулырак:https://www.azatliq.org/a/30515790.html
Фото: vk.com/feed
Читайте нас