+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 март 2020, 19:15

Уфа урамнарында — кисәтүче машиналар

Халыкка карантин кагыйдәләре турында җиткерү өчен 29 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Халыкка карантин кагыйдәләре турында җиткерү өчен 29 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Башкала урамнарында автомобильләрдә йөреп халыкка карантин шартлары, кагыйдәләре турында җиткерү эше дәвам итә.
Бу максатка бүген 29 берәмлек техника җәлеп ителгән. Дим бистәсендә, Калинин һәм Ленин районнарында — дүртәр автобус, Киров районында — бер “УАЗ” һәм бер автобус, Октябрь районында — ике җиңел автомобиль һәм ике микроавтобус, Орджоникидзе районында — бер автобус, Совет районында — бер микроавтобус, “Гражданнарны саклау идарәсе” учреждениесеннән — сигез машина, “Авария-коткару хезмәте” учреждениесеннән бер автомобиль чыккан.


Фото: i-gazeta.com
Читайте нас