+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2020, 16:12

Үзбәкстаннан 4 миллион битлек тегәрлек марля кайтарылачак

Бу хакта оператив киңәшмәдә Александр Шельдяев белдерде.

Республиканың сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча онлайн оператив киңәшмә үткәрде.

Икътисадка ярдәм чарасы буларак сәнәгатьне үстерү фондында 200 миллион сум акча каралган. Александр Шельдяев сүзләренчә, ярдәм чарасы җиңел сәнәгать һәм урман эшкәртү предприятиеләре һәм, әлбәттә, бүгенге көндә мөһим булган битлекләр тегүче һәм дезинфекцияләү чаралары җитештерүче предприятиеләргә беренче чиратта бүленәчәк.

– Хәзерге вакытта Башкортстанда битлекләр 45 предприятиедә җитештерелә. "Агыйдел" дәүләт унитар предприятиесе 50 меңнән артык битлек теккән. Әмма чимал белән кыенлыклар бар. Марля чыгаручы фабрикалар Ивановода һәм Мәскәү янында урнашкан, алар хәзер заказлар белән тулган. Шуңа күрә Үзбәкстан белән сөйләшүләр алып барабыз. Килешү төзелсә, ул илдән 4 миллион битлек тегәрлек марля кайтарылачак.

Изоляция режимы, эшкә чыгу һәм башка сораулар булган очракта предприятиеләр вәкилләре мәгълүматны Башкортстан Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының веб-сайтында таба ала, – дип белдерде Александр Шельдяев.


Фото: youtube.com сайтыннан кадр
Читайте нас