Коронавирустан саклану өчен нинди генә чаралар тәкъдим ителми бу көннәрдә? Халык арасында организмны әлеге афәттән зарарсызландыру максатында алкоголь куллану бик яхшы диючеләр дә аз түгел. Тик бу сүз дөреслеккә туры киләме-юкмы, белик әле.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн әлеге уңайдан фикерләре белән уртаклашкан. Алкоголь эчеп, организмны зарарсызландыру идеясенең чынбарлыкка туры килмәвен әйткән.
"Әгәр дә кулларыгызны спиртлы эчемлек белән юасыз икән, алар чынлап чистарачак. Ә менә алкогольне эчкә кабул итү бер дә файда китерми, - дигән ул. - Аракы ашказанына гына эләгә, ә менә күзләрне, сулыш алу юлларын, борынны аның белән "чайкап", микроб һәм вирусларлан зарарсызландырып булмый".
Пандемия вакытында бөтенләй спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк ди белгеч, чөнки авырудан җәфа чиккән организмны алар тагын да ныграк агулый.
"Алкоголь кулланучының сәламәтләнү процессы озаккарак сузыла. Моннан тыш, аның барлык органнары да зуррак зыян күрә", - ди Брюн.